news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган ягында «Әлбәден» фестивале ачылды

«Әлбәден» фестивале ачылышында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады.

Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган ягында «Әлбәден» фестивале ачылды
Владимир Васильев

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Брест крепостеның легендар сакчысы — Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның туган ягында «Әлбәден» фестивале башланды. Татарстанның Питрәч районы Әлбәден авылында өченче сугыш уеннарын ачу тантанасы булды.

«Вакыйгаларны торгыза торган реконструкция фестивальләре дөреслек үлчәме булып тора һәм алар чынлыкта булган вакыйгалар турында сөйли», — дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева фестиваль ачылышында.

Фестиваль барышында халык игътибарына Бөек Ватан сугышы вакыйгалары реконструкциясе тәкъдим ителде. Биредә махсус декорацияләр — Брест крепостеның Көнчыгыш форты, Гаврилов капониры һәм Кобрин капкалары, окоплар һәм блиндажлар күчермәләре төзелгән.

Вакыйгалар Россия һәм Беларусь хәрби-тарихи клублары катнашында торгызылачак. Реконструкцияләрдә 250дән артык реконструктор, 30 берәмлек хәрби техника һәм авиация җәлеп ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100