news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәрык белгече: Кырым Россиягә кушылгач, Кавказ халкына мөнәсәбәт уңай якка үзгәрде

Магомед Магомедов хәзер массакүләм мәгълүмат чараларында Кавказ халыкларына карата тискәре мөнәсәбәт тудыра торган материаллар чыкмый дип саный.

Шәрык белгече: Кырым Россиягә кушылгач, Кавказ халкына мөнәсәбәт уңай якка үзгәрде
Салават Камалетдинов

(Болгар, 20 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Шәрык белгече, Дагыстан Республикасының Махачкала шәһәреннән журналист Магомед Магомедов фикеренчә, Кырым республикасы Россиягә кушылгач, Кавказ халыкларына мөнәсәбәт уңай якка үзгәргән.

«Федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының Кавказ халыкларына карата җитди булмаган, тискәре карашы бар иде. Үзбәк, таҗик, кавказ һ.б. халыкларга карата тискәре мөнәсәбәт тудырырлык итеп материаллар чыгардылар. Әмма 2014 елда Кырым Россиягә кушылгач, бу халыкларга тискәре караш бетте. Бу фәкать минем фикер, аның нәрсәгә бәйле булганын әйтә алмыйм», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Белгеч сүзләренчә, тискәре мөнәсәбәт туксанынчы еллардан башланган һәм ул Советлар Союзына кергән һәм хәзерге БДБ илләрендә яшәүче халыкларга карата булган.

«Җәмгыятьтә бу халыкларга карата тискәре мөнәсәбәт тудыру бик күңелгә тиде. Ни өчен милләтне кыстырырга кирәк булгандыр — аңлашылмый. Кеше канунны бозган икән, нигә аның милләтенә бәйләнергә? Җәза бар икән, ул канун кысаларында каралсын. Монда милләтнең бернинди катнашы да юк. Шөкер, хәзер массакүләм мәгълүмат чараларында бу халыкларга карата кимсетү хисен уята торган материаллар юк», — диде ул.

Магомед Магомедов уңай якка үзгәрешләр дәүләтләрнең сәясәтенә бәйле дип саный. «Конфликт булдырмауның иң яхшы ысулы — илдә яшәгән барлык конфессияләрнең хокукларын бозмау», — диде ул Болгарда узган «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» курсы вакытында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100