news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт кинологлары балалар өчен экскурсия үткәрде

21 июньдә  кинологлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк.

Әлмәт кинологлары балалар өчен экскурсия үткәрде
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 20 июнь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт кинологлары балалар өчен экскурсия үткәрде. Алар ис буенча шартлаткыч һәм наркотиклар эзләп таба, куркыныч җинаятьчене табып, зарарсызландыра. Сүз полиция этләре турында бара. Алар үз эшләре турында яшь юл хәрәкәте инспекторларына сөйләделәр, алар өчен экскурсия үткәрделәр.

Кинология питомнигында 15 эт бар. Алар шартлаткыч һәм наркотик матдәләр таба белә. Югалган кешеләрне эзләргә булыша, күмәк чараларда тәртип саклый, патрульлектә катнаша.

Полиция этләре сигез елда пенсиягә чыга. Һәм һәр кешенең пенсионерны өйләренә алып кайту мөмкинлеге бар. Моның өчен этләрнең кинология питомнигына мөрәҗәгать итәргә һәм гариза калдырырга кирәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100