news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда күмәк йөгереш Исламны рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды

Мөфти призерларга медальләр һәм кыйммәтле истәлекле бүләкләр — палатка, рюкзак, йокы капчыгы, термос, уку кирәк-яраклары салынган балалар рюкзагы, тәм-том һ. б. тапшырды.

Казанда күмәк йөгереш Исламны рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды
http://dumrt.ru

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Бүген Казанның Аккош күле янәшәсендә «ALGA TRAIL» дип аталган күмәк йөгереш узды. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына багышланды. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте үткәргән ярышлар Коръән сүрәләрен укудан башланып китте.  

Йөгерештә катнашу өчен Аккош күле буена 200гә якын кеше җыелды. 5 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк спортчылар Казаннан гына түгел, Чаллы, Түбән Кама, шулай ук Ульяновск, Әстерхан, Мурманск төбәкләреннән дә килде. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күмәк йөгерешкә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да кушылды һәм конкурстан тыш 5 км аралыкны уңышлы йөгереп чыкты. Аның белән бергә мөселман яшьләренә Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов һәм Россия ислам институты мөгаллимнәре дә үрнәк күрсәтте. 

Ярышларда 16 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар 10 һәм 5 чакрымлык дистанцияне, 9 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге яшүсмерләр 1100 метр араны йөгереп узды.

Татарстан Спорт министрлыгының мәгълүмати-аналитик тәэмин ителеш һәм халыкара эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Игорь Головин белән Камил хәзрәт җиңүчеләрне котлады. Алар призерларга медальләр һәм кыйммәтле истәлекле бүләкләр — палатка, рюкзак, йокы капчыгы, термос, уку кирәк-яраклары салынган балалар рюкзагы, тәм-том һ. б. тапшырды.

«ALGA TRAIL» йөгереше табигатьтә пылау ашау белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100