news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы Сабан туенда Фирдүс Тямаевның «Татарлар» җырын 20 меңнән артык кеше җырлаган

Җырчыга татарларны, динебезне күтәреп чыкканы өчен рәхмәт әйтәләр.

Чаллы Сабан туенда Фирдүс Тямаевның «Татарлар» җырын 20 меңнән артык кеше җырлаган
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Чаллы Сабан туенда Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев «Туган тел» һәм «Татарлар» җырын башкарган. Җырчыга 20 меңнән артык тамашачы кушылып җырлаган. Бу турыда җырчы инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итә.

Видеода Фирдүс Тямаев сәхнәгә түбәтәй киеп чыга һәм музыкантлары да түбәтәй киеп куя. «Кем үзен татар дип горурлана?» дип сорый ул. Мәйданга җыелган халык дәррәү кубып тавыш бирә.

Җыр азагында «Рәхмәт сезгә! Рәхмәт Татарстаным! Рәхмәт татар иле», — ди җырчы.

Җырчының виртуаль дуслары татарларны, динебезне күтәреп чыкканы өчен рәхмәт сүзләре язып калдырган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100