news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Путин белән туры элемтә 30 июньдә була

Дәүләт башлыгына юлланган сорауларны 20 июньдә 12.00 сәгатьтән башлап 30 июньдә программа тәмамланганчы кабул итәчәкләр.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин 30 июньдә Россия гражданнары белән традицион туры элемтә үткәрәчәк. Программа эфирга Мәскәү вакыты буенча көндезге 12 сәгатьтә чыгачак.

Тапшыруны «Беренче», «Россия 1», «Россия 24», НТВ, ОТР һәм «Мир» кебек телеканаллар, шулай ук «Маяк», «Вести FM» һәм «Россия радиосы» кебек радиостанцияләр трансляцияләчәк. Бу турыда Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Дәүләт башлыгы ирекле режимда ил гражданнарын кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Россия Президентына сорауны «Мәскәү — Путинга» махсус мобиль кушымтасы аша бирергә мөмкин булачак. Шулай ук сораулар программаның moskva-putinu.ru һәм москва-путину.рф сайтлары һәм 0-40-40 номерына SMS- яки МMS-хәбәр һәм 8 (800) 200-40-40 телефоны буенча кабул ителәчәк.

«ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләре аша да сораулар җибәрергә мөмкин булачак. (программаның рәсми төркемнәре — vk.com/moskvaputinu һәм ok.ru/moskvaputinu).

Оештыручылар Дәүләт башлыгына юлланган сорауларны 20 июньдә 12.00 сәгатьтән башлап 30 июньдә программа тәмамланганчы кабул итәчәк. Чит илдән Бердәм хәбәрләр эшкәртү үзәгенә түбәндәге телефоннар буенча шалтыратырга була: 7 (499) 550-40-40 һәм 7 (495) 539-40-40.

Узган елда Владимир Путин белән туры элемтә Covid-19 коронавирусы пандемиясе аркасында үткәрелмәде. Быел аны үткәрү турында алдан ук игълан ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100