Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакай районы Яхшыбай авылының 100 еллыгын Сабан туенда билгеләп үттеләр
Яхшыбай быел иң төзек авыллар район бәйгесендә дә өченче урынга лаек булган.
(Азнакай, 20 июнь, «Татар-информ», «Маяк», Резидә Шәрипова). Азнакай районы Яхшыбай авылына 100 яшь тулды. Әлеге истәлекле көнне авыл халкы Сабантуй бәйрәмендә билгеләп үтте.
Бик күп җирләрдән кунаклар җыелды. Яхшыбайларны бәйрәм белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, бүләкләр тапшырды.
Яхшыбай быел иң төзек авыллар район бәйгесендә дә өченче урынга лаек булган. Гасыр эчендә ул югалтмаган, киресенчә, төзекләнгән. Биредә нигезләр яңара, читтәгеләр кайтып йортлар җиткерәләр. Урамда асфальт юл, газ, су үткән.
Сабантуйда җырлап-биеп, уйнап, бәйгеләр дә көч сынашып күңел ачтылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз