“Халык белән эшләп, РФ Конституциясенең яңа якларын күрсәтергә кирәк” - Фәрит Мөхәммәтшин

Бүген ТР Дәүләт Советында РФ Конституциясе кабул ителүгә 20 тулуны билгеләп үтүгә багышланган оештыру комитеты беренче тапкыр җыелды

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында РФ Конституциясе кабул ителүгә 20 тулуны билгеләп үтүгә багышланган оештыру комитеты беренче тапкыр җыелды, бәйрәм чаралары планын раслады. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе, оештыру комитеты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Билгеле булганча, агымдагы елның декабрь аенда РФ Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тула. Федераль күләмдә дә, республикада да зур чаралар көтелә. Татарстан Конституциясе исә 20 еллыгын узган ел билгеләп үтте.

“Конституция – дәүләтнең төп законы ул, калган законнар аңа нигезләнеп чыгарыла. Ул бөек эш башкара – милләтара, динара мөнәсәбәтләргә, дәүләтнең гомумисәяси, социаль торышына хезмәт итә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. “Конституциянең барлык нормалары һәм статьяларының потенциалын ничек ачып бетерергә – менә бу, ичмасам, сорау”, - дип, ул оештыру комитетының бу максатка ирешү өчен, саллы чаралар планын эшләргә тиешлеген билгеләп үтте. Иң мөһиме – РФ Конституциясен барлык гражданнарның казанышы итеп күрсәтү.

Фәрит Мөхәммәтшин, Универсиада уздырылу һәм башка эшләр белән мәшгуль булуга карамастан, оештыру комитеты әгъзаларын актив эшчәнлеккә чакырды.

Бәйрәм чаралары планына килгәндә, ул 18 пункттан тора. Аерым алганда, декабрь аенда ТР Дәүләт Советы утырышы кысаларында “Конституция сәгате”, РФ Конституциясен кабул итүгә 20 ел тулуга багышланган парламент дәресе, ТР Дәүләт Советы карамагындагы ТР Яшьләр иҗтимагый палатасының махсус утырышын уздыру көтелә. Шулай ук укучылар Россия Юристлары ассоциациясе белән конституцион корылыш һәм гражданнарның Конституциядә каралган хокуклары мәсьәләләренә багышланган очрашуларда катнашачак, бу темага “түгәрәк өстәл” утырышлары узачак. Бигрәк тә яшьләргә хокукый белемнәр бирү һәм чараларны яктыртуга зур игътибар биреләчәк. Декабрь аенда ТР Президенты РФ Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулу уңаеннан тантаналы рәвештә кабул итәчәк. Шул ук вакытта республика министрлыклары һәм ведомстволары да үз чараларын үткәрәчәк.

“Бу елның декабрь аенда РФ Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тула. ТР Президенты боерыгы белән, оештыру комитеты төзеп, әлеге датаны республикада матур гына билгеләп үтү максаты куела. Иң яңа тарихта Татарстан Республикасы да, Россия Федерациясе дә бик болгавыр вакытта үз Конституцияләрен язды. Бер чордан икенчесенә күчкән чорда – социализм төзүдән базар мөнәсәбәтләренә күчеп, граждан җәмгыяте төзегән вакытта барлыкка килгән Конституция ул. Минтимер Шәрипович Шәймиев – Президент, мин Югары Совет Рәисе буларак, РФ Конституциясен төзү комиссиясе әгъзалары идек. Бик күп кенә дәгъвалар, тарткалашулар, федерализм, субъектларның хокукларын саклау мәсьәләләре бик кискен тора иде. Нәрсәнедер үткәрә алдык, нәрсәдер калгандыр. Ләкин бу Конституция бүгенге көнгә кадәр хезмәт итә”, - диде спикер утырыш соңында.

“Татарстан халкы бу Конституция өчен тавыш бирмәде, чөнки без үзебезнең Конституцияне бер ел элек кенә кабул иткән идек. Моңа карамастан, без җаен таптык - Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасы арасындагы Шартнамәгә кул куелды. РФ Конституциясе һәм әлеге Шартнамә нигезендә үз эшләребезне алып барабыз. Гомумән алганда, бу Конституция начар түгел. Бүген сәясәтчеләр аңа төзәтмәләр кертү тәкъдиме белән чыга. Минемчә, бу ашыгып эшли торган әйбер түгел. Җәмгыять тарафыннан әлеге Конституциясе статьялары тулаем кабул ителеп, аны законнар белән тәэмин итү эше әле тәмамланмаган. Татарстанда яшәүче халык Россия Конституциясен белә микән - мине шул борчый. Чөнки без мәктәптә балаларны Россия һәм Татарстан Конституцияләрен өйрәтүгә, алар үзенчәлекләрен күрсәтүгә бик күп көч куябыз. Халык үзенең Конституциядә каралган хокуклары һәм мөмкинлекләре турында белсен. Без бу хокукларны сакларга тиеш. Бүген оештыру комитеты утырышында халык белән эшләп, РФ Конституциясенең яңа якларын күрсәтергә кирәк дип килештек”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
 

 Фото ТР Дәүләт Советы сайтыннан алынды