Әгерҗе тимер юлчылары 2,5 миллион сумлык бурычка баткан

Хезмәткәрләрнең торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен шул кадәр түлисе бар

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Әгерҗе тимер юл челтәре предприятиеләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 2,5 миллион сумга җиткән.

Район башлыгы Валерий Макаров тимерьюлчыларның шундый зур бурычы җыелуына һич тә битараф кала алмый. Ул, тимер юл предприятиеләре җитәкчеләрен җыеп, бу турыда җитди сөйләшергә чакырды. Бу сөйләшүнең дә нәтиҗәсе булмаса, район җитәкчелеге закон кысаларында бурычлыларга карата каты чаралар күрергә мәҗбүр булачак.

- Тимерьюлчылар җыелышларында катнашканда район җитәкчелеге аларны борчыган проблемаларны игътибар белән тыңлый һәм аларны хәл итү юлларын эзли. Ә тимерьюлчыларның байтагы фатирларында һәм шәхси йортларында гаиләләре белән файдаланган хезмәтләр өчен түләүгә ифрат салкын карый. Бүген районның коммуналь хезмәтләр өчен 11,5 миллион сум бурычы җыелган икән, монда тимерьюлчыларның да өлеше зур. Алар арасында бурычлары 106 мең, 50-60 мең сумга җиткәннәре дә бар. Эксплуатация локомотив депосында гына да 60 тимерьюлчының бурычы бер миллионга җитә язган. Тимер юлда бер генә хезмәт тә бушлай күрсәтелми. Ә сез шәһәр предприятиеләре күрсәткән коммуналь хезмәтләрдән берничә ай буена ничек бушлай файдалана аласыз? Хезмәткәрләрегезнең бурычларын тизрәк каплауларын таләп итүдә сезнең зур ярдәмегез, бурычлылар арасында аңлату эшләре алып баруыгызны сорыйбыз, - дип мөрәҗәгать итте киңәшмәдә катнашучы җитәкчеләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.

Бу хакта “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы хәбәр итә.