Янгын сүндерү хезмәткәрләре тимер юл вокзалында өйрәнүләр үткәрде

Янгын сүндерү хезмәткәрләре тимер юл вокзалында өйрәнүләр үткәрде

(Казан, 20 июнь, "Татар-информ"). Бүген 9.00 сәгатьтә тимер юл вокзалында янгын сүндерү-тактика өйрәтүләре булды. Чаралар Казан шәһәренең 1000 еллыгына әзерлек кысаларында үткәрелде. Юбилей вакытында вокзал күпсанлы кунакларны кабул итәчәк, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы алдында аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычы тора.

Вокзалның төп бинасындагы икенче катта электр приборының төзек булмавы нәтиҗәсендә янгын чыга. Биш минуттан һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр килеп җитә. Берьюлы хезмәт күрсәтүче персоналларны һәм пассажирларны эвакуациялиләр. Янган мәйдан 100 квадрат метр тәшкил иткән (сценарие буенча янгын икенче каттан чормага күчкән).

9.25 сәгатьтә беренче юлга янгын сүндерү поезды килде. Өйрәнүләрдә барлыгы 10 техника, шул исәптән ике автобаскыч кулланылган. Вокзал бинасыннан янгынга каршы көрәшүчеләр һәм коткаручылар тарафыннан алты зыян күрүчене (аларның ролен манекеннар уйнады) эвакуацияләделәр һәм "ашыгыч ярдәм" машинасында алып киттеләр. 9.31 сәгатьтә өйрәнүләр уңышлы тәмамланды һәм шәхси состав эшләрен барлау башланды.

"Чынлыкта бөтен бинаны тикшерү һәм көчле төтендә янгын сүндерү өчен ике тапкыр күбрәк вакыт кирәк булыр иде", - диде Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең ТР буенча оператив эш итү идарәсе җитәкчесе, эчке хезмәт полковнигы Виктор Филиппов. Ул үткәрелгән өйрәнүләргә "дүрт"ле билгесе куйды һәм янгынга каршы көрәшүчеләр һәлакәт урынына каска киеп килергә тиешлеген билгеләп үтте.

9.55 вокзал персоналы эш урыннарына кайтты һәм бина гадәти режимда хезмәт күрсәтә башлады. Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерүче һәм коткаручыларның гамәлләре бинага зыян китермәде, чөнки су сиптерелмәде. Өйрәнүләр вакытында икенче катта алынган тәрәзәләр оператив рәвештә кире куелды.