«Коррупциягә каршы бергә!» яшьләр конкурсы старт алды

Конкурс эшләре 2021 елның 1 октябренә кадәр ике номинациядә кабул ителә.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). «Коррупциягә каршы бергә!» яшьләр конкурсы старт алды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс эшләре 2021 елның 1 октябренә кадәр социаль плакат һәм социаль видеоролик номинацияләрендә кабул ителә.

Конкурста катнашу өчен 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге теләсә кайсы дәүләт гражданнары (авторлар — физик затлар яки иҗат коллективлары) чакырыла.

Гариза бирергә һәм конкурсның тулы шартлары белән сайтта танышырга мөмкин.