news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен шартларны йомшартырга мөмкиннәр

Икътисади үсеш министрлыгы Россия Министрлар Кабинетына икътисадны торгызу буенча план җибәрде.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Россиядә вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен шартларны йомшартырга мөмкиннәр. РФ хөкүмәтенә Икътисади үсеш министрлыгы җибәргән ил икътисадын торгызу планында шул турыда әйтелә. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Шулай итеп, ел ахырына пенсиягә кадәр өч ел калган кешеләрне лаеклы ялга җибәрү тәкъдим ителә. Гамәлдәге закон буенча, бу пенсия яшенә кадәр ике ел эчендә эшен югалткан, шулай ук 20 ел (хатын-кызлар өчен) һәм 25 ел (ир-атлар өчен) эш стажы булган россиялеләр өчен мөмкин булачак.

Моннан тыш, документ якындагы өч айда эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен арттыруны күздә тота. Аны 1,5 меңнән 4,5 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим ителә.

Чыганак сүзләренә караганда, документка даими рәвештә төзәтмәләр кертелә, шуңа күрә соңгы версия хәзергедән аерылырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100