news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Перчатка, битлек киюдән баш тарткан һәм полициягә буйсынмаган кешене кулга алганнар

Суд Әлмәттә яшәүче 30 яшьлек кешене өч тәүлек арестка хөкем иткән.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Полицейскийларга буйсынмаган һәм битлек, перчаткалар киеп йөрүдән баш тарткан өчен Татарстан кешесе кулга алынган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әлмәттә полицейскийлар җәмәгать урынында саклагыч битлексез булган 30 яшьлек ирне туктаткан. Полицейскийлар ир-атка патруль автомобиленә узарга тәкъдим итә. Тик ул, Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, тәртип сакчыларына буйсынудан баш тарткан.

Суд хокук бозучыны өч тәүлеккә кулга алуга хөкем иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot