news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Салкынча һава торышын көтәргә кирәкми: Татарстанга кабат эсселек килде

Бу көннәрдә явым-төшем көтелми

 (Казан, 20 май, «Татар-информ»). 20-27 нче майда Татарстан Республикасы территориясендә һава шартлары әкрен хәрәкәт итүчән антициклон йогынтысында формалашачак. Явым-төшемсез аномаль эссе һава торышы булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

24-29 градустан алып, 28-33 градуска кадәр эссе була, тәүлегенә уртача температураның нормадан 9 градуска югарырак булуы көтелә.

Аномаль эссе һава торышы булу сәбәпәле, республиканың күпчелек территориясендәге урманнарда янгын чыгу куркынычы зур була.

news_right_1
news_right_2
news_bot