Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Халык санын алу нәтиҗәләренә багышланган китап тәкъдир ителде
Халык санын алу нәтиҗәләренә багышланган китап тәкъдир ителде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 май, «Татар-информ»,). Бүген бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетында тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның «Башкортстандагы 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре» («Перепись 2002 года в Башкортстане») дигән рус телендәге китабын тәкъдир итү булды.
Россия күләмендә зур-зур томлыкларда 2002 елгы халык санын алуның нәтиҗәләре басылып чыкты. «Әлеге нәтиҗәләрдә безне бигрәк тә Башкортстандагы татарларның саны турында мәсьәләләр кызыксындырды. Шулардан чыгып без анализ ясауны кирәк таптык», - диде галим. Очрашу барышында әлеге китапның эчтәлеге. Аның язылу тарихы, шулай ук Башкортстандагы татарлар санының соңгы елда кимүе кебек кайбер мәсьәләләр буенча галимнәр Марсель Әхмәтҗанов, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Дөррия Рамазанова һәм башкаларның фикерләре тыңланды.
Сәясәтчеләр һәм дәүләт статистик органнары шулай ук киң җәмәгатьчелек вәкилләре өчен язылган әлеге хезмәтнең тиражы да шактый. Тиздән тиздән аны күрше республикада да тәкъдир итү планлаштырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз