news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама «Китапханәдә төн» акциясенә бөтенроссия акциясенә кушыла

Акция үткәрелә башлауга быел 10 ел була.

Түбән Кама «Китапханәдә төн» акциясенә бөтенроссия акциясенә кушыла
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Түбән Кама 23 апрельдә «Китапханәдә төн — 2021» бөтенроссия акциясенә кушыла. Акция үткәрелә башлауга быел 10 ел була. Быел әлеге чара «Заман» уку һәм аралашу үзәгендә, шәһәрнең үзәк китапханәләрендә уза.

Программа алты яшьтән өлкәнрәкләр өчен төзелгән, Миша һәм Маша исемле мультфильм геройлары белән бергә кунаклар интеллектуаль уеннарда катнашачак, экспериментлар ясаячак, фокуслар күрсәтәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Өлкәнрәк балаларга да күңелсез булмаячак: алар робототехника, космонавтика серләренә төшенә алачак. Шулай ук «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенында, брейн-рингта, төрле биюләрдә катнашып булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100