news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан парковкалары тагын ике ай ташламалы режимда эшли

Парковка өчен түләү бары тик эш көннәрендә 07.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр генә алына.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Казанда муниципаль паркинглар эшенең ташламалы режимы озайтыла, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

Мондый чара 2020 елда инфекция таралу белән бәйле катлаулы эпидемиологик вазгыять чорында кабул ителде. Ташламалы чорда парковка өчен түләү бары тик эш көннәрендә 07.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр генә алына. 18.00 сәгатьтән соң эш көннәрендә, шимбә көнне, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә парковкалар бушлай кала.

Моңа кадәр парковкалар эш көннәрендә 7.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр түләүле булды, шулай ук шимбә көнне 21.00 сәгатькә кадәр. Ташламалы режим 2021 елның 30-нчы апреленә кадәр гамәлдә булырга тиеш иде, шул рәвешле, ул тагын 2 айга — 1 июльгә кадәр озайтыла.

Казанда эшмәкәрләр өчен ташламалар озайтылды. Рестораторлар яңадан җәйге верандаларны түләүсез нигездә урнаштыра алачак.

«Узган ел, пандемия чикләүләре чорында, рестораннар өчен җәйге верандалар буенча безнең карар исән калу чарасы булды. Быел без барлык эшкуарларның да тулысынча аякка басмаганын күрәбез, шуңа күрә ташламаларны озайту турында карар кабул ителде», — ди Казан мэры Илсур Метшин Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100