news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә «Чуваш гүзәле» бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Беренче һәм икенче урынна алган кызлар бәйгенең республика турында район данын яклаячак.

Чүпрәледә «Чуваш гүзәле» бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды
http://chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 20 апрель, «Татар-информ», «Туган як»). Чүпрәле районы мәдәният йортында «Чуваш гүзәле» — «Чăваш пики — 2021» бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды.

Чарада тышкы матурлыкка гына түгел, ә үзенчәлегенә, сәләтенә, фикер йөртү, уңганлыгына, миллилеккә дә игътибар бирелде.

«Чăваш пики — 2021» исеменә ун гүзәл дәгъва кылды. Кызларга визит карточкасы, милли аш, иҗат бәйгесендә сәләтеңне, интелектуаль бәйгедә белемеңне күрсәтергә кирәк иде.

Нәтиҗәләр буенча Алия Карусева 1 урынны, Алина Портнова 2 урынны, Василиса Павлова 3 урынны яулады.

Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Алия Карусева һәм Алина Портнова исә бәйгенең республика турында район данын яклаячак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100