news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Быел Түбән Камада 67 ишегалды төзекләндереләчәк

Ремонт барышында юллар, тротуарлар яңартылачак, каты коммуналь калдыклар өчен мәйданчыклар булдырылачак.

Быел Түбән Камада 67 ишегалды төзекләндереләчәк
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру барышында киң күләмле эшләр башланды. Быел «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру кысаларында Түбән Камада 67 ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.

«Алексеевскдорстрой» АҖ эшчеләре Тынычлык проспектының 30нчы йорты ишегалдында юл ремонтлауга кереште. Әлегә алар асфальтның өске катламын салдыра. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Ремонт барышында юллар, тротуарлар яңартылачак, каты коммуналь калдыклар өчен мәйданчыклар булдырылачак, эскәмияләр һәм чүп савытлары куелачак, балалар өчен уен һәм спорт зоналары ясалачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot