news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә АИГЕЛ татарча гына җырлаячак

Фестивальнең программасы билгеле.

Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә АИГЕЛ татарча гына җырлаячак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казанда яшәүче текстлар авторы Айгөл Гайсина һәм Санкт-Петербург музыканты Илья Барамиянең «АИГЕЛ» иҗади дуэты быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә татар телендә генә чыгыш ясаячак. Дуэт башка елларда җырларын рус һәм татар телләрендә тәкъдим итә иде.

«Фестивальнең махсус кунагы — „АИГЕЛ“ электрон хип-хоп дуэт дуэты. „Вечерний Ургант“ тапшыруында төркем татарча җырлардан төзелгән яңа „Пыяла“ альбомын тәкъдим иткән иде. Моннан тыш, күп дуэтлар, яңа башкаручылар булачак», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә акцияне оештыручы, рок-музыкант Рәдиф Кашапов.

Аның сүзләренчә, акция 26 апрельдә 16:00 сәгатьтә Бауман урамындагы сәгать янында башлана, финал концертын журналистлар Лилия Низамова һәм Гүзәл Закирова белән Кариев театры актеры Булат Гатауллин һәм Taraf төркеме музыканты Нияз Мөбәрәкҗан алып бара.

Акция барышында «Тяжело с татарским» антипремиясе (республиканың дәүләт телләрендә мәгълүмат бирмәүче дәүләт оешмаларының антирейтингы), «Татар-Дозор — 2021» квест-уены җиңүчеләре игълан ителәчәк.

Оештыручылар фестивальне концерт белән төгәлләнәчәген әйтә. «Концерт программасы җанлы татар музыкасына һәм яшь бәйсез башкаручыларга багышлана. Акциянең музыкаль бизәлешен Yummy Music лейблы башкара», — диелә хәбәрдә.

Музыкаль бәйгедә җиңүчеләр белән бер сәхнәдә Gauga, Карт Аяк, ОММАЖ, Taraf, qaynar төркемнәре, THE КАМ, Usal, K-Ru, Марат Сөләйманов, Зәринә Вилданова һ.б. чыгыш ясаячак. Концерт барышында «Ялкын» журналы белән уртак интернет-бәйгегә старт биреләчәк һәм төрле бүләкләр тапшырылачак.

«Мин татарча сөйләшәм!» — ел саен Тукайның туган көнендә кабатлана торган шәһәр фестивале. Акция — татар телен популярлаштыру максатында яшь татар активистлары инициативасы белән булдырылган иң зур чараларның берсе.

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясен оештыручылар — Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы, Казан шәһәренең һәм Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетлары.

Акциянең төп максаты — шәһәр яшьләре арасында татар телен популярлаштыру, татар телендә заманча музыка башкаручыларны киң җәмәгатьчелеккә таныту. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100