news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Цифрлы пропусклар системасында яңа максат - чәчтарашханәләргә бару барлыкка килде

Чәчтарашханәгә айга бер тапкыр ике сәгатькә бару рөхсәт ителә.

Цифрлы пропусклар системасында яңа максат - чәчтарашханәләргә бару барлыкка килде

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Бүгенге көннән цифрлы үткәргечләр системасында яңа максат барлыкка килә — чәчтарашханәләргә бару. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атна ахырында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин чәчтараш салоннарына барлык санитар таләпләрне үтәгәндә эшне башларга мөмкинлек бирә торган карарга кул куйды.

Нәкъ менә шуңа бәйле рәвештә, системага цифрлы пропусклар алу өчен гамәлдәге ун максатка унберенче сәбәп өстәлә - чәчтарашханәләрдә булу.

Яңа максат буенча цифрлы пропускларны онлайн гына алып була, аны шәхси кабинет аша https://covid19.tatarstan.ru/ порталында рәсмиләштерергә мөмкин. Пропускны SMS-хәбәр аша алып булмый. Парикмахерскийларга айга бер тапкыр ике сәгатькә бару рөхсәт ителә.

СМС-пропусклар алу буенча тулырак мәгълүмат https://covid19.tatarstan.ru/ сайтында урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100