news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның социаль учреждениеләре үзизоляциягә китәчәк

Татарстан Хезмәт министрлыгы социаль оешмаларның сак предприятиеләрен шулай ук изоляция режимына күчәргә чакырды.

Татарстанның социаль учреждениеләре үзизоляциягә китәчәк
архив/Султан Исхаков

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Республиканың социаль оешмалары коронавирус таралуын булдырмау өчен бер айга үз-үзләрен изоляцияләү режимына күчә. Бу хакта Татарстан Президентының муниципаль берәмлекләр белән ябык киңәшмәдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, хәзерге вакытта республика территориясендә төрле профильле социаль юнәлешле оешмалар эшли — сукбайлар өчен социаль адаптацияләү урыннары, приютлар, психоневрологик интернатлар, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр өчен интернатлар. Бу оешмаларда 5 меңнән артык кеше яши.

Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тулыландырды, ул яңа инфекция таралу куркынычы ябык типтагы оешмаларда аеруча югары булуын әйтте.

«Коронавирус таралу куркынычы бик зур. Сез бу оешмаларның эшен ничек оештырырга ниятлисез?» — дип сорады Рөстәм Миңнеханов.

Эльмира Зарипова сүзләренчә, мәсьәләне хәл итәргә оешмаларда яшәүчеләрнең һәм персонал белән бергә үзизоляциягә китүе ярдәм итәчәк.

«Яңа инфекция таралуны кисәтү максатларында без үзизоляция режимына күчәбез, бу кешеләрнең барысы да хезмәткәрләр белән бергә оешмада яшәячәк. Без этаплап бер айга күчәбез», — дип сөйләде Эльмира Зарипова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100