news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда өч яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум акча алу өчен гаризалар кабул ителә

Гражданнарга гаризаны алдан ук тутырырга киңәш итәләр, аны күпфункцияле үзәкнең рәсми сайтыннан алырга мөмкин.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның күпфункцияле үзәге өч яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум күләмендә акча алу өчен гаризалар кабул итә башлады. Гариза тапшыру өчен алдан кабул итүгә язылырга кирәк. Бу турыда Татарстанда күпфункцияле үзәк матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда күпфункцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова сүзләренчә, яшәү урыны белән бәйле булмаган теләсә кайсы офиска мөрәҗәгать итәргә мөмкин. «Хезмәт экстерриториаль принцибы буенча бирелә, — диде ул. — Кабул итү вакытын кыскарту өчен һәм үзәк бинасында мөрәҗәгать итүчеләр күп җыелмасын өчен, гаризаны алдан ук тутырырга киңәш итәбез. Аны безнең рәсми сайтта «Документлар формасы һәм үрнәкләре» бүлегендә алырга мөмкин».

Күпфункцияле үзәктә мөрәҗәгать итүчегә паспорт, баланың туу турында таныклыгын күрсәтергә кирәк. Мөрәҗәгать итүченең вәкиле килгән очракта, нотариус раслаган ышанычнамәне, шулай ук акча күчереләчәк мөрәҗәгать итүченең счеты реквизитларын тапшырырга кирәк.

Моннан тыш, мөрәҗәгать итүченең һәм баланың СНИЛСын (әгәр ул инде рәсмиләштерелгән булса) күрсәтергә тәкъдим ителә. Күпфункцияле үзәк офисларында хезмәт алу өчен Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында яки 8 (843) 222-06-20 номеры буенча call-үзәккә шалтырату аша язылырга кирәк. Шулай ук call-үзәктә түләү буенча барлык кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100