news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда аена 2,3 мең тонна антисептик җитештерә башладылар

Республикада коронавируска каршы көрәш өчен зарарсызландыру чаралары җитештерүне киңәйтәләр.

Татарстанда аена 2,3 мең тонна антисептик җитештерә башладылар
ntr-24.ru

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Covid-19 вирусына каршы көрәшү өчен кирәкле антисептиклар аена 2,3 мең тонна җитештерә башладылар. Бу хакта Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

«Хәзерге вакытта республикада дезинфекцияләү һәм антисептик чараларын алты предприятие җитештерә. «Аромат» АҖ предприятиесе куллар өчен составында этил спирты булган гигиена гельләре җитештерүне 70 процентка — атнасына 3,5 млн данәгә кадәр арттырган», — дип сөйләде Татарстан Икътисад министрлыгы башлыгы.

Аның сүзләренчә, якын арада предприятиедә гигиена геле производствосының икенче яңа линиясен файдалануга тапшыру планлаштырылган. Апрель ахырына җитештерү куәте атнага 0,05 л һәм 0,1 л күләмендәге 5 млн савытка кадәр артачак.

«Татнефть» шулай ук үз ихтыяҗларына куллар өчен антибактериаль гигиена сыекчасы җитештерүне оештырды.

Моннан тыш, республиканың башка предприятиеләрендә өслекләрне, җиһазларны дезинфикцияләү чаралары һәм тире антисептиклары чыгару мәсьәләсе дә карала, — дип йомгаклады Мидхәт Шаһиәхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100