Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табибларны йөртү буенча Казанның “Яндекс.Такси” тәҗрибәсе башка төбәкләргә таралган
Пандемия башланганнан бирле Казан таксистлары 18 меңгә якын чакыру буенча барган.
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирустан дәвалаучы медицина хезмәткәрләрен бушлай йөртү буенча Казанның «Яндекс.Такси» тәҗрибәсе илнең башка төбәкләренә дә таралган. Бу хакта Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров хәбәр итте.
«Яндекс. Такси» компаниясе көн саен Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенә машиналар бирә. Пандемия башланганнан бирле Казан таксистлары 18 меңгә якын чакыру буенча барган. Казан мэриясе инициативасы белән «Яндекс. Такси» проекты шулкадәр уңышлы булды ки, безнең тәҗрибә Россиянең башка төбәкләренә дә таратылган», — диде Рөстәм Гафаров.
Аның сүзләренчә, мондый вакытта кан донорларына да ихтыяҗ арта. «Яндекс Такси», «Ситимобил» таксистлары кан донорларын Республика кан үзәгенә кадәр бушлай алып барганнарын әйтте.
Рөстәм Гафаров шәһәр башкарма комитеты тарафыннан җәмәгать транспортында йөрү өчен 8 меңгә якын транспорт картасы бирелгәнен билгеләп узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз