news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бизнес вәкилләре коронавирустан дәвалаучы табибларга ярдәм итә

Кунакханәләр үзләрендә бушлай яшәтә, азык белән тәэмин итә, башка компанияләр төрле кирәк-яраклар белән тәэмин итә.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда бизнес вәкилләре коронавирустан дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә ярдәм итә. Бу хакта Казан мэриясендә киңәшмәдә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров белдерде.

Ул хәйрия оешмалары, бизнес берләшмәләренең битараф калмыйча, медицина хезмәткәрләренә, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итүе турында сөйләде. Табиблар өйләренә кайтып, гаиләләрен куркыныч астына куймасын өчен, кунакханәләр бушлай үзләрендә кабул итә.

«Сөләйман палас» беренчеләрдән булып табибларга 650 урын оештырган. «Ногай» кунакханәсе медицина хезмәткәрләренә бушлай урыннар бирергә әзер. «Олимп» кунахканәсе 18 табибка номерлар гына биреп калмыйча, Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә көн саен медперсонал өчен 120дән артык бушлай төшке аш җибәрә», — диде Рөстәм Гафаров.

Ул «Катык» рестораны Пасха алдыннан 7 нче шәһәр хастаханәсе табиблары өчен куличлар әзерләнгәнен әйтте. «Хинкальная», Hemingway рестораннары да табибларга ризык белән тәэмин итүдә үз өлешен кертте, — диде. «ТАИФ», «Нэфис Косметикс», «Сетевая компания», «Ашан», «Татспиртпром» кебек компанияләр табибларны эчә торган су, махсус кием, антисептиклар, саклаучы чаралар белән тәэмин иткән.

Төзелеш компанияләре ярдәме белән медицина оешмаларында ремонт эшләре тиз башкарылган. Хастаханәләрдә ятак урыннар саны шул рәвешле арткан. Берничә компания лаборатор анализаторларны көйләү һәм медицина хезмәткәрләренең иммунопрофилактикасын үз өстенә алган. «Икеа» компаниясе медицина учреждениеләре өчен бушлай җиһаз һәм урын-җир җәймәләре тәкъдим иткән.

«Хәйрия фондлары да читтә калмаган. Авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне төн куну урыннары, кайнар ризык, кием белән тәэмин иткәннәр. Аеруча "Ярдәм" фондын билгеләп үтәсе килә. Күп балалы гаиләләргә, ялгыз өлкәннәргә, инвалидларга „Бәхетле“, „Казан экспресс“ компанияләре ризык белән ярдәм иткән», — диде Рөстәм Гафаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100