news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Бөек Җиңү көнендә бәйрәм салюты булачак

Һәйкәлләргә һәм обелискларга веноклар һәм чәчәкләр салу, Казанда совет солдатына һәйкәл ачу планлаштырыла.

Казанда Бөек Җиңү көнендә бәйрәм салюты булачак

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). 9 май көнне массакүләм чараларны күчерү традицион бәйрәм салютын гамәлдән чыгармаячак. Бу хакта ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» проекты координаторы Гөлнара Габдрахманова хәбәренә сылтама белән партиянең мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

«9 Май безнең халык өчен, нинди генә кыенлыкларга карамастан, һәрвакыт бәйрәм көне булачак. Бу көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика халкына Бөек җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан телевидение аша рәсми мөрәҗәгате планлаштырылган. Һәйкәлләргә һәм обелискларга веноклар һәм чәчәкләр салу, Казанда совет солдатына һәйкәл ачу, телевизордан бәйрәм концерты һәм шулай ук бәйрәм салюты планлаштырыла», - диде Габдрахманова.

Аның сүзләренчә, «Тарихи хәтер» проекты кысаларында Татарстанда традицион Җиңү диктанты, шулай ук Татарстанда 2,5 меңнән артык истәлекле урыннарны һәм хәрби каберлекләрне төзекләндерү өмәсе үткәрү планлаштырыла.

Габдрахманова хәзер республикада «Иң яхшы мәктәп музее/бүлмәсе/Бөек Ватан сугышы истәлеге почмагы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы дәвам итә, иң яхшы мәктәп музейларыннан гаризалар, анкеталар һәм презентация материаллары җыела, дип аңлатты. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннарын шефлыкка алуны оештыру чаралары дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100