news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сораштыруда катнашкан кешеләренең яртысы бурычка акча бирүне хупламый

Хатын-кызларга һәм яшьләргә караганда, ир-атлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр коллегаларына финанс яктан ешрак  ярдәм итә.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Сораштыруда катнашкан Татарстан кешеләренең яртысы хезмәттәшләренә бурычка акча бирмәү яклы, алар бурычны кайтармаудан курка. Эш эзләү буенча hh.ru сервисы үткәргән тикшеренүләр шундый нәтиҗә чыгарган.

«Коллегаларыгызга бурычка акча биреп торасызмы?» дигән сорауга республика респондетларының фикере тигез итеп диярлек икегә бүленгән. Аларның 53 проценты уңай җавап биргән, ә 47 проценты бурычка бирүгә каршы булуын әйткән.

"Хатын-кызларга һәм яшьләргә караганда, ир-атлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр үз коллегаларына финанс яктан ешрак ярдәм итә», диелгән хәбәрдә.

Автомобиль бизнесы, төзелеш өлкәсе вәкилләре һәм эшче персонал хезмәттәшләренә бурычка акча биреп торырга теләп ризалаша. Ә укытучы, табиб һәм маркетологлар арасында каршы булучылар күбрәк булуы ачыкланган.

Хезмәттәшләренә акча биреп торырга теләмәү, хезмәттәшләренең бурычны һәрвакытта да кайтарып бирмәвенә бәйле булырга мөмкин. Сораштыруда катнашучыларның өчтән бере коллегаларының бурычны кайтармауларына зарланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot