news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радик Исхаков «Минзәлә башкортлары авыллары» китабының чыгуын җанисәп белән бәйли

Тарихчы әйтүенчә, Минзәлә төбәгендә яшәгән халык этник яктан татарлар.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Башкортстанда Әнвәр Әсфәндияровның «Башкортстан һәм чиктәш территорияләрдәге авыллар тарихы» һәм «Минзәлә башкортлары авыллары» китапларын яңадан бастырганнар. Тарих фәннәре докторы Радик Исхаков моны җанисәп белән бәйле сәясәт дип дип атады.

Тарих фәннәре кандидаты Радик Исхаков әйтүенчә, 1795 елда үткәрелгән бишенче ревизиядә чыннан да Минзәлә төбәгендә башкортлар күрсәтелгән. Тарихчы әйтүенчә, бу кешеләр «башкорт сословиесе»нә кергән татарлар. Басмада сословие урынына этник күрсәткечне кулланып, Минзәлә төбәгендә башкортлар яшәгән дигән дөрес булмаган мәгълүмат бирелә, ди Исхаков.

«Башкорт тарихчылары алар этник башкорт булган, соңыннан татарлашкан ди. Чынлыкта 1-4 ревизия буенча караганда, безнең Көнчыгыш Татарстан, Минзәлә төбәгендәтатарлар яшәгән. Бу китапны чыгару сәяси яктан экспансия дип әйтергә була. Ул китапны тагын чыгарулары җанисәп белән бәйледер дип уйлыйм», — диде Радик Исхаков «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Басмалар Башкортстанның Зәйнәб Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында чыккан. Алар «Башкортстан тарихы елы» һәм Бөтенроссия халык санын алу уңаеннан нәшер ителә, дип хәбәр итте «Башинформ» агентлыгы. «Минзәлә башкортлары авыллары» китабына Бөгелмә, Алабуга, Сарапул өязләре торак пунктлары турында белешмә кертелгән.

«Китапның эчтәлеге исеменә караганда күпкә киңрәк. Башкортстанга күченеп килүчеләрнең яңа буыны вәкилләре бу якларга «Минзәлә ягы»ннан килүләренә инанган. Әмма аларның кайберләре борынгы бабаларының туган урыннарын төгәл белә», — дип аңлаттылар нәшриятта.

Шулай ук басма укучыны 1913-1920 елларга кадәрге дүрт губерниянең Минзәлә, Бөгелмә, Алабуга һәм Сарапул өязләренең Еней, Байлар, Бүләр, Гаре, Елан, Иректы, Кыргыз, Сарайлы-Минск һәм Юрмий башкорт торак пунктларының кыскача тарихы белән таныштырачак, диелә бу хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100