news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә «Нәүрүз гүзәле» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды

Диләрә Шәгавәлиева иртәгә шәһәрнең балалар паркында узачак бәйрәмдә «Нәүрүзбикә» булып чыгыш ясау хокукын яулады.

Бөгелмәдә «Нәүрүз гүзәле» бәйгесе җиңүчесе билгеле булды
Айгөл Шәрәфиева

(Бөгелмә, 20 март, «Татар-информ», Айгөл Шәрәфиева). Бөгелмәнең Татар мәдәнияте үзәгендә «Нәүрүз гүзәле» бәйгесе җиңүчесен сайлап алдылар. Катнашучылар барысы да шәһәр мәктәпләренең 9 нчы сыйныфында укый..

«Нәүрүз гүзәле» исемен Диләрә Шәгавәлиева яулады. Диләрә, иртәгә, 21 март көнне, шәһәрнең балалар паркында узачак бәйрәмдә «Нәүрүзбикә» булып чыгыш ясау хокукын алды. «Яз алиһәсе» исеменә Риана Закирова лаек булды.

Сәхнәдә чыгыш ясаучы кызларның барысына да бүләк тапшырдылар. «Иң милли кыз», «Иң чибәр кыз», «Иң уңган кыз» исемнәре аталды.

«Бәйгене ике дистә елга якын оештырабыз. Бу — Бөгелмәнең Татар мәдәнияте үзәге башлангычы. Халык яратып, үз итеп карый әлеге тамашаны. Татар кызларының иң-иңнәрен сайлап алып, без аларның үз-үзләренә булган ышанычын арттырабыз, сәләтләрен үстерүгә өлеш кертәбез. Бу — бик тә игелекле эш», — дип сөйли оешма җитәкчесе Флера Шәрипова.

Бәйге «Таныш булыйк» кереш өлешеннән башланды. Аннары алар сәхнәдә үзешчән сәнгать өлкәсендәге осталыкларын күрсәтте. Соңыннан аш-су пешерү буенча ярыштылар. Алар чәкчәк, бәлеш, гөбәдия һәм башка милли ризыкларны әзерләү рецептлары турында сөйләделәр һәм үзләре пешергән ризыкларны тәкъдим иттеләр.

«Нәүрүз гүзәле» бәйгесендә катнашучы кызлар өчен якыннары һәм туганнары җан атарга килгән. Сыйныфлары белән килүчеләр дә бар иде. Алар плакатлар күтәреп, кызларның исемнәрен әйтеп көч биреп торды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100