news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр турындагы указны имзалады

Айлык пособиеләр керемнәре яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә түләнәчәк.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр билгеләү турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

Пособиеләр быелның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясе субъектлары законнарында каралган шартларда һәм тәртиптә» түләнә.

Айлык пособиене керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләр алачак, өстәвенә аларның барлык төбәк компенсацияләренә дә хокукы саклана.

Пособиенең күләме балалар өчен каралган региональ яшәү минимумының 50 процентын (ил буенча уртача алганда 5,5 мең сум тирәсе) тәшкил итәчәк. Барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан әлеге максатларга 136,4 миллиард сум акча юнәлдереләчәк, дип искәртә РИА Новости агентлыгы.

Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүдә өстәмә чара «Демография» илкүләм проектының состав өлеше булып тора. Илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә 2019 ел башыннан гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot