news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өлкән кешеләргә ярдәм итү өчен һәр районда волонтерлар штабы булдырылды

Татарстанның хезмәт министры республика халкын өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтергә өндәде.

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда коронавирус таралуын кисәтү буенча махсус режим кертелгән бу вакытта ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен волонтерлар штабы булдырылган. Бу хакта бүген журналистларга ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Өлкән яшьтәге кешеләр ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә барлык районнарга, социаль яклау хезмәтләрен һәм яшьләрне җәлеп итеп, волонтерлар төркеме төзергә боерык бирелде», — дип сөйләде ул.

Республикадагы һөнәри берлекләр дә яшьләрне волонтерлык эшендә катнаштырырга һәм үзләренең ветераннарына төрлечә ярдәм күрсәтергә вәгъдә иткән.

«Минем яшьләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Безнең барыбызның да әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бар. Яшьләр еш кына шәһәрләргә китеп яши, ә өлкәннәр берүзләре авылда көн күрә. Әти-әниләрегезгә шалтыратып, аларның сәламәтлеген белешеп торыгыз», — диде Эльмира Зарипова.

Өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүче күршеләргә дә игътибарлы булырга кирәк. Алар янына керегез, дарулар яки азык-төлек кирәкмиме, дип кызыксыныгыз, дип өндәде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100