“Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турында” ТР законына үзгәрешләр кертелде

Закон проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде

 (Казан, 20 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Советының 6 нчы утырышында “Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар турында” Татарстан Республикасы законының 11 нче маддәсенә үзгәреш кертү хакында” ТР закон проекты кабул ителде. Аны парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тәкъдим итте.

Әлеге закон проекты, РФ законына тәңгәлләштерү максатларында, әзерләнгән. Аның нигезендә, “Экстремистлык эшчәнлегенә каршы көрәш турында” 2002 елның 25 июлендәге 114 нче федераль законында яки “Террорлыкка каршы көрәш турында” 2006 елның 6 мартындагы 35 нче федераль законда каралган нигезләр буенча эшчәнлекне бетерү яисә тыю турындагы суд тарафыннан иҗтимагый яисә дини берләшмә, яки башка оешма эшчәнлегенә карата законлы көченә кергән карар кабул ителгәндә, элегрәк иҗтимагый яисә мондый берләшмәнең яки оешманың җитәкче органы составына кергән зат судның тиешле карары законлы көченә кергән көннән алып ун ел дәвамында дини оешма төзи алмаячак.

Закон проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.