Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Адмирал” сәүдә үзәгендә авария-торгызу эшләре дәвам итә
Авария-коткару һәм кичектергесез башка эшләргә 255 кеше җәлеп ителгән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Казанда янып беткән “Адмирал” сәүдә үзәге территориясендә авария-торгызу эшләре дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
20 мартка сәгать 7.00 гә булган мәгълүматларга караганда, эзләү эшләре, конструкцияләрне тикшерү, 6 нчы, 7 нче һәм 11 нче участокларда, барлыгы 5872 кв метр мәйданда эзләү эшләре төгәлләнгән. Конструкцияләрне ишү, Россия Тикшерү комитеты һәм ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре белән 9 нчы, 10 нчы участокларда эзләү эшләре бара һәм 8 нче участокта төзелеш конструкцияләрен төяп түгәләр.
“Авария-коткару һәм кичектергесез башка эшләргә 255 кеше, 54 берәмлек техника, шул исәптә Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 42 кеше, 10 берәмлек техника җәлеп ителгән. Эш тәүлек дәвамында ике смена оештырылган”, - дип ачыклык керттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.
Психологлар үз эшләрен дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз