Балык Бистәсе төбәгендә авыл чишмәләренең торышы яхшыра

Эшмәкәрләр чишмәләрне ремонтларга булыша

 (Казан, 20 март, “Татар-информ”). Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авыл җирлегендә елның-елында чишмәләрне яңарту буенча нәтиҗәле эшлиләр.

Узган ел биредә авыл кешеләре киң файдаланыла торган ”Парк чишмәсе” ремонтланды. Аңа Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз, эшмәкәр Илфат Сафин белән авыл җирлеге депутаты Рөстәм Бәдретдинов зур ярдәм күрсәткән. Ә “Хәлфә бабай” чишмәсенә агымдагы ремонтны җирле эшмәкәр Равил Гарифуллин башкарган, дип яза “Авыл офыклары” басмасы.