news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халыклары Ассамблеясының Чирмешәндә ачылган вәкиллегендә беренче чара булды

Кунаклар уен формасында, командаларга бүленеп, татар, рус, чуваш, мордва халыкларының милли ашларын барлады, милли көйләр тыңлады.

Татарстан халыклары Ассамблеясының Чирмешәндә ачылган вәкиллегендә беренче чара булды
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 20 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районы мәдәният йортында Татарстан халыклары Ассамблеясының райондагы вәкиллеге бүлмәсендә беренче чара узды.

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары вәкиллекнең җитәкчесе Әлфия Закирова алып барган «Чирмешән — тату бер гаилә» темасына фольклор дәрестә катнаштылар.

Укучылар өчен халыклар мәдәнияты» акциясе кысаларында оештырылган чара әлеге бүлмә белән таныштырудан башланды. Укучылар күп милләтле районда яшәүче төп милләтләр, аларның милли киемнәре, ризыклары, фольклорыннан хәбәрдар булды. Кунаклар уен формасында, командаларга бүленеп, татар, рус, чуваш, мордва халыкларының милли ашларын барлады, милли көйләр тыңлады.

«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында биредә мондый чаралар еш узачак, укучылар һәм башка кешеләр дә бу бүлмәдә урын алган милли кием-салым, көндәлек кирәк-ярак, эш кораллары белән таныша ала. Бәлки кайбер кешеләрнең өйләрендә, үзләренә кирәкмәгән шундый әйберләре сакланадыр, без бик теләп алар белән үзебезнең бүлмәбезне баетыр идек», — ди вәкиллек җитәкчесе Әлфия Закирова.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot