news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда алдан ниятләп үтерү, машина урлау җинаятьләре кимегән

2019 елда Татарстанда полиция хезмәткәрләре 23 меңгә якын җинаять тикшергән.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда алдан ук явыз ният белән үтерү, машина урлау җинаятьләре кимегән. Бу хакта ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында полициянең 2019 елгы эшчәнлеге турында хисабында әйтте.

Ул, шулай ук, сәламәтлеккә авыр зыян китерү, фатир талау, караклык җинаятьләре күпкә кимегәнен әйтте. «Күбесе соңгы 30 елда иң түбән күрсәткечкә ия», — диде.

2019 елда Татарстанда 23 меңгә якын җинаять тикшерелгән, һәр бишенчесе авыр һәм бик авыр категориясенә карый. Хокук сакчылары узган елларда эшләнгән, ләкин ачыкланмый калган җинаятьләрнең эзенә дә төшкән. Алар арасында үтерүләр, талау, һөҗүм итү, сәламәтлеккә алдан уйлап зыян салу, 400 караклык һәм башка җинаятьләр бар.

«Киң яңгыраш алган җинаятьләр кыска вакытта ачыкланды», — диде министр.

Икътисад өлкәсендә былтыр 2200 дән артык җинаять ачыкланган, аларның яртысыннан артыгы авыр һәм бик авыр категориясенә карый. Ачыкланган ришвәтчелек фактлары 1,5 тапкыр арткан. Финанс пирамидалары буенча эш дәвам итүен билгеләп узды.

Террорчылык характерындагы экстремистик юнәлешле җинаятьләр өчен 34 зат җаваплылыкка тартылган. Экстремистик юнәлешле хокук бозулар өчен административ җаваплылыкка 165 юридик һәм физик зат җәлеп ителгән. «Ел террорчылык һәм экстремизм күренешләреннән башка узды. Бу хокук саклау структуралары һәм республика Хөкүмәте эш нәтиҗәсе», — диде Артем Хохорин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100