news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкын өч көнлек ял көтә

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан дүрт көнлек кыска эш атнасы булачак.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). 23 февраль — Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан Татарстан халкын кыска эш атнасы һәм өч көнлек ял көтә. Бу турыда Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсе буенча 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне — эшләми торган бәйрәм көне булып санала», диелә хәбәрдә. Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәре туры килгәндә, ял көне киләсе эш көненә күчерелә.

Шулай итеп 22, 23 һәм 24 ял көннәре була. Киләсе атнада дүрт көнлек кыска эш атнасы була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100