news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан буенча эчке эшләр министры кадрлар җитмәүгә зарланды

Артем Хохорин парламент утырышында 2019 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре турында хисап тотты.

Татарстан буенча эчке эшләр министры кадрлар җитмәүгә зарланды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда узган елда полиция хезмәткәрләре җитешмәү 10 процент дәрәҗәсендә булган. Әлмәттә, Казанда, Түбән Камада 20 процентка кадәр җиткән. Бигрәк тә, кытлык участок вәкаләтле вәкилләре һәм җинаятьчеләрне эзләү хезмәтләрендә сизелә. Бу хакта ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында әйтте.

Аның сүзләренчә, 2019 елда яңа кадрлар килүен арттыруга берникадәр ирешелсә дә, китүчеләр барыбер шактый кала. «Профессионаллар китә. «Без «чи» кешеләрне кабул итәбез, ә 10-20 шәр ел эшләгән кешеләр пенсия яшен арттыру турында сүзләр нигезендә китә. Әлегә бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителмәгән», — диде Артем Хохорин.

«Безнең уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк дәрәҗәдә калды. Кадрлар китә башлады, 2018 ел уртасында шушы проблема белән очраштык. Былтыр кадрлар җитешсезлеге 10 процент иде, ел азагына гына 7 процентка җиткерә алдык, участок вәкилләре, җинаятьчеләрне эзләү хезмәтләренең аерым урыннарында белгечләргә кытлык хәтта 30 процентка җиткән», -диде министр.

Хохорин сүзләренчә, милиция полициягә әверелгән вакыттан башлап, хезмәт хакларында әллә ни үзгәрешләр булмаган. Бу вакыт эчендә хезмәткәрләр 30 процентка кимегән, җинаятьләр, мөрәҗәгатьләр буенча эш күләме арткан. Былтыр халыктан килгән гаризалар 107 меңгә күбрәк булган, шулар буенча эш үткәрелгән.

Министр әйтүенчә, Татарстанда аерым бүлекчәләрдә уртача эш йөкләмәсе Идел буе федераль округы буенча төбәкләрнекеннән артыграк.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100