news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада йөзенче пар никахларын рәсми рәвештә теркәячәк

Язылышучыларның күп булуы иртәгә матур дата — «20.02.2020» булу белән бәйле.

Түбән Камада йөзенче пар никахларын рәсми рәвештә теркәячәк
pixabay.com

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Бүген Түбән Камада 17 пар никахларын рәсми рәвештә теркәячәк. Алар арасында ТАССРның 100 еллыгы елында Түбән Камада оешкан йөзенче гаилә дә бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Язылышучыларның күп булуы иртәгә матур дата — «20.02.2020» булу белән бәйле.

ЗАГС идарәсе белгечләре тантаналарның истә калырлык үтүе өчен күп көч куя. Әйтик, иртәгә яшь парларга гадәти кадаклардан һәм тукыма җепләреннән тактада декоратив рәсем ясарга тәкъдим ителәчәк.

Йөрәк рәвешендәге мондый композицияләр Англиядә 16 гасырда ук уйлап чыгарылган.


news_right_1
news_right_2
news_bot