news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сөләйман хәзрәт Зарипов юкка чыгуын ачыклауда алга китеш юк — эчке эшләр министры

Дәүләт Советы утырышында бу хакта Артем Хохориннан депутат Ркаил Зәйдуллин сорады.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дүрт ел элек хәбәрсез югалган Сөләйман хәзрәт Зарипов белән бәйле хәлне ачыклауда алга китеш юк. Бу хакта алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында депутат Ркаил Зәйдуллинның соравына ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин җавап бирде.

«Бу мәсьәләдә алга китеш, үзгәреш юк», — диде министр.

Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, «Нурулла» мәчетенең икенче имамы 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов 2016 елның 7 февралендә эзсез юкка чыкты. Аның белән бергә сәфәрдә булган кеше — Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданины 62 яшьлек шәех Нәҗметдин югалды.

«Toyota Corolla» машинасында Мордовия башкаласы Саранскидан Казанга сәфәр чыккан бу ике кеше Буа районы Иске Суыксу авылы мәчетенә өйлә намазына керә. Машина Буа шәһәрендә табылган. Шул көннән башлап, икесе дә хәбәрсез юк булалар.


Артем Хохорин парламент утырышында полициянең 2019 елгы эшчәнлеге турында хисап тотты.

news_right_1
news_right_2
news_bot