news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Хезмәт һәм мәшгульлек хезмәте өстәмә ял көннәре өчен түләү тәртибен аңлатты

Әгәр ял көне эш бирүче инициативасы белән бирелә икән, ул түләнгән булырга тиеш.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Бәйрәм алдыннан эш бирүче инициативасы буенча бирелгән өстәмә ял көннәре түләнергә тиеш. Бу хакта Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан искә төшерә. Бу турыда «Российская газета» яза.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, өстәмә ял көне эш вакыты нормасын киметә. Бу хезмәт хакының кимүенә китерергә мөмкин.

«Шуңа күрә, әгәр ял бирү инициативасын эш бирүче тәкъдим итсә, соңгысы ял көне өчен түләү мәсьәләсен хәл итәргә тиеш», — диделәр Россия Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 21 февральдә һәм 6 мартта эш көннәре кыскартылмаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot