news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Чаллыда җәмәгать транспортына бәйле мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кушты

Шәһәр «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенә күп кеше сыйдырышлы 190 автобусны кире кайтарган, маршрутларга кечкенә автобуслар чыккан.

Миңнеханов Чаллыда җәмәгать транспортына бәйле мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кушты
архив tatarstan.ru

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, мэрия һәм КАМАЗ җитәкчелеге арасында килеп чыккан низаг аркасында шәһәрдә яшәүчеләр зыян күрмәсен өчен, Чаллыда җәмәгать транспорты белән бәйле мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кушты. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Хуҗалык итүче субъектлар арасында (КАМАЗ белән шәһәр яки шәһәр белән КАМАЗ) нинди генә проблемалар килеп туса да, Рөстәм Миңнехановның төп йөкләмәсе шуннан гыйбарәт – әлеге низаг аркасында кешеләр зыян күрмәскә тиеш», - дип искәртте Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә шәһәрдә маршрутларга аз кеше сыйдырышлы автобуслар чыгуга бәйле рәвештә билгеле бер кыенлыклар килеп туган. Шунысын да искәртик: моңа кадәр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты «КАМАЗ» лизинг компаниясенең «НЕФАЗ» маркалы 190 автобусын кире кайтарган иде.

«Минем аңлавымча, шәһәрнең башка төрле транспорт, күп кеше сыйдырышлы автобуслар сатып алуга бәйле планнары бар инде», - дип сүзен йомгаклады ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100