news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турында мөрәҗәгать Путинга юлланачак

Депутатлар Казан мэры Илсур Метшинның тәкъдимен хуплады.

Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турында мөрәҗәгать Путинга юлланачак
архив

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исемен бирү турында мөрәҗәгать белән чыга. Депутатлар алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында чыгыш ясаган Казан шәһәре мэры Илсур Метшинның тәкъдимен хуплады.

20 еллык эш дәверендә мэр парламентта беренче тапкыр чыгыш ясаганын искәртте. «Сугыштан соңгы елларда безнең халыкның каһарманлыгын мәңгеләштерү өчен күп эшләр башкарылды, Герой-шәһәр һәм Хәрби дан шәһәре исемнәре бирелде. Ләкин тыл хезмәтчәннәре фидакарь хезмәтен дә истә тотарга кирәк. Моңа бәйле рәвештә, Владимир Путин „Хезмәт батырлыгы шәһәре турында“ РФ мактаулы исемен кертте», — диде.

Илсур Метшин, аның нигезендә, бу исем Бөек Ватан сугышында Җиңүгә саллы өлеш керткән, хәрби һәм башка көнкүреш продукциясен өзлексез җитештергән шәһәрләргә биреләчәген искәртте. «Безнең шәһәр шундый югары дәрәҗәгә лаек булуга бөтен сәбәпләре бар», — диде.

Мэр Бөек Ватан сугышы елларында 139 предприятие үзгәртеп корылганын, 70 тән артык предприятие эвакуацияләнгәнен әйтте. «Казанда 600 дән артык төрле хәрби кораллар, кирәк-яраклар җитештерелгән, фронтны өзлексез тәэмин итү эше башкарылган. Шәһәрнең авиацион заводларында һәр алтынчы хәрби самолет эшләп чыгарылган. Серияле җитештерү белән беррәттән, яңа үрнәкләр дә эшләнгән», — диде.

Илсур Метшин, шулай ук, Казанның башка предприятиеләре казанышларын да әйтеп узды. «Минем адреска, шәһәр думасы аппаратына иҗтимагый оешмалардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр килде. Барлык мөрәҗәгатләр шәһәргә, патриотизм мәхәббәт турында сөйли. Мондый бердәм омтылыш өчен рәхмәтемне җиткерәм», — диде.

Депутатлар Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре исемен бирү турында» үтенечне хуплады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100