news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан егетләрен контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына чакыралар

Танк училищесы территориясендә «Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – Синең сайлау!» дигән акция узачак.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Шимбә көнне, 22 февральдә, теләгән һәркем РФ Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итү һәм Казан югары танк училищесына керү өчен сайлап алу пунктына килә ала. Югары уку йорты территориясендә «Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт – Синең сайлау!» дигән акция узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Акциядә катнашучыларны тарихи һәм заманча хәрби техника урын алган күргәзмә, кыр кухнясы көтә. Программада шулай ук хәрби киемнәр күрсәтү, танк һәм автомобиль техникасында өйрәнүләр үткәрү, тирда мылтыктан һәм ПМ пистолетыннан ату кебек чаралар каралган.

11.00 сәгатьтә казанлылар танкодромда «внедорожник»лар катнашындагы «Кышкы марафон» беренчелеге этабын тамаша кыла алачак.

Акция 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100