news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Советы утырышында Габделхәй Кәримов һәм Айрат Хәйруллинны искә алдылар

«Депутатлар турында истәлек йөрәкләрдә мәңгелеккә сакланачак», — диде Юрий Камалтынов.

Дәүләт Советы утырышында Габделхәй Кәримов һәм Айрат Хәйруллинны искә алдылар
tatarstan.ru

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышы февраль аенда вафат булган депутатлар Габделхәй Кәримов һәм Айрат Хәйруллинны искә алудан башланды. Парламент җитәкчесе урынбасары Юрий Камалтынов аларны бер минут тынлык белән искә алуны сорады.

Юрий Камалтынов Габделхәй Кәримовның гомере 2 февральдә өзелгәнен искәртте. Аның «Сервис-Агро» оешмасы җитәкчесе, Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы булганын билгеләп узды.

Ул Айрат Хәйруллинның фаҗигале рәвештә 7 февральдә һәлак булганын, аның дүрт чакырылыш дәвамында Дәүләт Думасы депутаты, икенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты булганын искәртте. «Эшмәкәр, агросәнәгать тармагы лидерларының берсе булды», — диде.

«Депутатлар турында хәтер йөрәкләрдә мәңгелеккә сакланачак», — диде Юрий Камалтынов һәм депутатларны бер минут тынлык белән искә алуны сорады.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100