news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасында ана капиталы программасын киңәйтү турында закон проекты кабул ителде

Закон проекты Россия Президенты Владимир Путинның РФ Федераль Җыенына еллык Юлламасында телгә алынган йөкләмәләр нигезендә әзерләнгән.

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Россия Дәүләт Думасы ана капиталы программасын киңәйтү турындагы закон проектын кабул итте. Документ «Бердәм Россия» фракциясе тарафыннан әзерләнеп, парламентның түбән палатасына тапшырылган. Бу хакта партиянең мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, әлеге яңа закон ярдәмендә ана капиталы беренче балага биреләчәк. Бу исә туучылар саны аз булуга бәйле проблеманы хәл итәргә булышыр дип көтелә. «Әлеге чаралар һәм тәкъдимнәр туучылар санына уңай йогынты ясар дип өметләнәм», - диде Ларионова.

Ана капиталы программасын киңәйтү турындагы закон проекты «Бердәм Россия» партиясе генераль советы секретаре Андрей Турчак һәм партия фракциясенең Дәүләт Думасындагы җитәкчесе Сергей Неверовның РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин белән очрашуыннан соң эшләнгән. Тәкъдим ителгән үзгәрешләр Россия Президенты Владимир Путинның РФ Федераль Җыенына еллык Юлламасында телгә алынган йөкләмәләр нигезендә әзерләнгән.

2020 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы беренче баласы туган яки уллыкка бала алган гаиләләргә түләнәчәк, алар 466,6 мең сум акча алачак. Гаиләдә икенче, өченче... бала туган яки уллыкка бала алган очракта компенсациянең күләме 616,6 мең сум тәшкил итәчәк. Ана капиталы алу турындагы гаризаны карау процедурасы биш көнгә кадәр кыскара, ана капиталын бирү процедурасы да гадиләштерелә. 2020 елда ана капиталы түләү өчен «Демография» илкүләм проекты кысаларында РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән үзгәрешләрне исәпкә алып 122 миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100