news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Артем Хохорин «Безнең ишегалды» программасына видеокүзәтү кертүне тәкъдим итте

Ишегалларына видеокамералар урнаштыруны дәвам итәчәкбез, алар әле барлык җирдә дә юк, диде министр.

Артем Хохорин «Безнең ишегалды» программасына видеокүзәтү кертүне тәкъдим итте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин «Безнең ишегалды» программасына видеокүзәтү кертүне тәкъдим итте. Бу хакта ул алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында әйтте.

«Мин Президенка бу тәкъдим белән мөрәҗәгать иттем, ул хуплады. Ләкин бер проблема бар: элегрәк эшләнгән күп фатирлы йорт ишегалларында видеокүзәтү өчен барлык районнарда да түләнми. Өч районның бурычы бар», — диде министр.

Министр Лениногорскида бурыч - 19 млн сум, Бөгелмәдә - 13 млн сумнан артык, Әлмәттә 9,6 млн сум булуын әйтте. Барлык бурыч - 45 млн сум.

Хохорин республикада 60 меңнән артык видеокамера урнаштырылганын билгеләп узды. «Аларның нәтиҗәсе зур, җинаять кылучы кем икәнлеге булмаганда, видеокамералардан ачыклап була. Бу - елына 2 мең җинаять. Ишегалларына видеокамералар урнаштыруны дәвам итәчәкбез, әле барлык җирдә дә юк», — диде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100