Казанда шәхси сак оешмалары саны кими, ә сак хезмәткәрләре саны арта – шәһәр ЭЭИ

Ике елда шәһәрдә сак предприятиеләре саны 50 оешмага кыскартылды

 (Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Юлия Ревина). Татарстан башкаласындабер үк вакытта квалификацияле сакчылар саны арта һәм шәхси сак оешмалары саны кими. Бу хакта бүген Казан буенча эчке эшләр идарәсендә узган матбугат конференциясендә идарәнең лицензия-рөхсәт эшләре бүлеге җитәкчесе Әнис Заһидуллин белдерде.

Аның сүзләренчә, көндәшлек көчле булу сәбәпле, берничә елда 50 оешма кыскартылган. 2012 елда Казанда алар 450 булса, бүген 400дән аз гына артык. Шул ук вакытта 115 оешма гына эчке эшләр органнары белән килешү төзегән. “Хәзерге көндә килешү төзү процессы дәвам итә”, - дип билгеләп үтте спикер.

Ә.Заһидуллин белдергәнчә, шәхси сак предпиятиеләренең (ШСП) кизү торуы төрле вак җинаятьләрне ачыкларга ярдәм итә.

Шәһәр эчке эшләр идарәсе мәгълүматларына караганда, сакчылар саны, киресенчә, арта. Бүген 12 меңнән артык казанлы квалификацияле документка ия. Казанда махсус 8 уку йортында профессиональ әзерлек узарга һәм сакчы квалификациясе алырга мөмкин.

ШСП хезмәткәрләре эшчәнлеге һәрвакытта да уңай бәя алмый. Узган ел  РФ ЭЭМның Казан буенча идарәсе лицензия һәм рөхсәт эшләре бүлеге хезмәткәрләре, дәүләт контроле кысаларында, шәхси сакчылар һәм сак оешмалары эшчәнлеген гамәлгә куйганда, лицензия таләпләре үтәлеше буенча 1 меңнән артык тикшерү үткәргән, 428 хокук бозу очрагын ачыклаган. Нәтиҗәдә, 108 язма кисәтү чыгарылган, административ хокук бозу турында 428 беркетмә төзелгән, аларның 320се сакчыларга, 91е вазифаи затларга, 17 се юридик затларга, 7 беркетмә Арбитраж судка җибәрелгән. Хокук бозу очраклары арасында сакчыларның тиешле таныклыклары булмау, коралны дөрес сакламау, саклана торган объектка килүчеләргә карата профессиональ булмаган мөнсәбәт күзәтелә.

“2013 елда үз эшчеләре өчен җаваплы булган юридик һәм вазифаи затларга карата беркетмә төзүгә басым ясадык. 2012 ел белән чагыштырганда, вазифаи затларга төзелгән беркетмәләр саны 7 тапкыр артты”, - дип белдерде Әнис Заһидуллин.

Узган ел Казанда 15 кеше сак эшчәнлеген гамәлгә ашыруга рөхсәт бирә торган лицензиясез һәм таныклыксыз калды. Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар ШСП хезмәткәрләре эшчәнлегендә хокук бозу очраклары буенча (843) 291-46-58 телефоны аша 9.00-18.00 сәгатьләрдә хәбәр итә ала.