news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин «Газпром» башлыгына Хезмәт герое исемен бирде

Алексей Миллер дәүләт һәм халык алдындагы хезмәт казанышлары өчен бүләкләнә.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). «Газпром» башлыгы Алексей Миллерга Хезмәт герое исеме бирелде.

Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы карарны имзалаган.

«Дәүләт һәм халык алдындагы хезмәт казанышлары өчен „Газпром“ ГАҖ директорлар советы рәисе урынбасары, идарә рәисе Миллер Алексей Борисовичка Россия Федерациясе Хезмәт Герое исемен бирергә», диелә хокукый мәгълүматның рәсми порталындагы документта.

  • Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләде, дип язган идек.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100